Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖнең яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсын ачуда катнашты һәм конкурс мәйданчыкларын карап чыкты

2017 елның 2 сентябре, шимбә

Бүген Әлмәттә «Татнефть»  ГАҖнең яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсын ачу тантанасы узды.  

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов һәм башкалар катнашты.   

Конкурста катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген монда иң яхшы яшь хезмәткәрләр җыелган, алар үз бүлекчәләрендә җиңү яулаганнар. Аның сүзләренчә, һөнәри осталык конкурсында катнашучылар саны елдан-ел арта бара, аларның әзерлек дәрәҗә дә үсә. Болар бар да «Татнефть» компаниясендә эшче һөнәренең абруе арту турында сөйли.   

«Татнефть» компаниясе үз хезмәткәрләренең һөнәри үсеше белән кызыксына, - диде Рөстәм Миңнеханов. -  Бу актуаль тема, чөнки хезмәт коллективының өчтән береннән артыграгы – 33 яшькә кадәрге кешеләр. 2019 елда WorldSkills эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты узачак. Ышанам, безнең илкүләм командага «Татнефть» ГАҖ һөнәри осталык конкурсында катнашучылар да керергә тиеш. Гадел көрәштә барыгызга да җиңүләр телим. Уңышлар сезгә!

«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов билгеләп үткәнчә,  һөнәри осталык конкурсы һөнәри күнекмәләрне арттыру һәм команда рухын ныгыту өчен нәтиҗәле мәйданчык булып тора. 

Аннары тантанлы төстә флаг күтәрелде, һәм «Татнефть» ГАҖ һөнәр осталык конкурсы ачык дип белдерелде. 

Рөстәм Миңнеханов Әлмәт мунициципаль районы башлыгы һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры белән бергә конкурс мәйданчыкларын карап чыкты.

Һөнәр осталык конкурсы гадәттәгечә җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. «Елховнефть» НГЧИ командасы җиңү яулады, «Ямашнефть» НГЧИ командасы икенче урында, «Әлмәтнефть» командасы – өченчедә. Җиңүчеләргә бүләкләрне «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов тапшырды.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International