РФ Президенты Владимир Путин Болгар ислам академиясенең тантаналы ачылуы уңаеннан котлау телеграммасы юллады

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстанда Болгар ислам академиясенең тантаналы ачылуы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм тантаналы чарада катнашучыларга котлау телеграммасы юллады.

"Хөрмәтле дуслар!

Сезне олы,әһәмиятле вакыйга - Татарстан Республикасында Болгар ислам академиясе ачылуы белән котлыйм.

Әлеге мөһим, заманы өчен бик тә кирәкле инициатива абруйлы мөселман оешмаларының иминлек хакына берләшүе, җәмгыятебезнең рухи, әхлакый нигезен ныгытуга, миллиара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгытуга өлеш кертү теләкләре исәбенә мөмкин булды.

Болгар ислам академиясе илебезнең дини тәгълимат традицияләрен кайтару, ислам белемен үстерүнең Россия өчен гомуми үзәгенә әйләнергә тиеш. Анда югары квалификацияле руханилар әзерләнәчәк, җитди фәнни, тикшеренү эшләре алып барылачак, зур күләмле социаль, мәдәни, мәгрифәтчелек, мәгълүмати проектлар гамәлгә ашырылачак.

Ышанам, академияне тәмамлаучылар уникаль белемгә ия булачак, һәм мөселман җәмәгатьчелеге таянырлык ныклы нигез булачаклар, хезмәтләре белән илебездә иминлек һәм татулык саклануга өлешләрен кертәчәкләр.

Уңышлар һәм иң яхшы теләкләр телим.

Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International