Татарстан Президенты Венгриянең Казандагы Генераль консулы Адам Штифтер белән очрашты

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Казандагы яңа Генераль консулы Адам Штифтер белән очрашты.  

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинентында узды.  

Рөстәм Миңнеханов Адам Штифтерны вазыйфасына керешүе белән котлады. Ул Татарстан белән Венгрия арасындагы мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген ассызыклады, Генераль консулның бу җәһәттән аерым ролен билгеләп үтте.  

Татарстан Президенты Адам Штифтер яңа вазыйфасында Татарстан-Венгрия арасындагы үзара файдалы мөнәсәбәтләр үсешенә ярдәм күрсәтер, дип ышаныч белдерде.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International