Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңа производство ачуда катнашты

2017 елның 8 сентябре, җомга

Бүген Түбән Камада Шәһәр көнен бәйрәм итәләр. "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ югары концентрацияле формальдегид җитештерүче яңа җайланманы эшләтеп җибәрде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин, "ТАИФ" ААҖ Альбер Шиһабетдинов, "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин катнаштылар.

Яңа җайланма куәте - елына 100 мең тонна. Әлеге проект изопрен каучугы җитештерүне арттыру проектының бер өлеше. Ел ахырына кадәр тагын ике җайланма төзелешен тәмамлау көтелә - изобутилен һәм изопрен җитештерү. 2020 елга алар проектта каралган күләмне җитештерә башларга исәпли, производствоның гомуми күләме елына 330 мең тонна тәшкил итәчәк.

"Безнең предприятиенең һәр юбилее яңа производство ачу белән билгеләнә. Бүген дә шундый көн", - дип билгеләде чыгышында Азат Бикмурзин.

"Яңа җайланма республикабызга синтетик каучук җитештерү күләмен күпкә арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Без төзелеш мәйданчыгында берничә кат булдык, һәм зур күләмдә эшнең вакытында башкарылганын күрәбез. Шундый динамик рәвештә үсеп баручы предприятиеләр исәбенә Татарстан социаль-икътисадый яктан үсеп бара", - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International