Рөстәм Миңнеханов: Ярты гасырда "Түбән Кама нефть химиясе" Россия нефть химиясе тармагының алдынгы предприятиесенә әйләнде

2017 елның 8 сентябре, җомга

"Түбән Кама нефть химиясе" үзенең ярты гасырлык юбилеен, производство ачып һәм уңай күрстәкечләр күрсәтеп, бәйрәм итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖнә 50 ел тулуга багышланган тантаналы чарада белдерде. Чара Түбән Кама шәһәрендә "Нефтехим-Арена" боз сараенда узды. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Ярты гасырда "Түбән Кама нефть химиясе" Россия нефть химиясе тармагының алдынгы предприятиесенә Европаның иң эре һәм югары технологияле химик компаниясенә әйләнде. Бүген "Түбән Кама нефть химиясе" 120 төрле химик продукция җитештерә, синтетик каучуклар җитештерүче дөньядагы иң эре җитештерүчеләре унлыгына керә, дөнья базарында полипропиленның 45 %ын җитештерә, һәм шулай ук бутил һәм глобутил каучуклар җитештерүче дөнья компанияләренең беренче өч компаниясе арасына керә. 

"Соңгы унбиш елда гына дүрт төрле синтетик каучук производствосы төзелде. Аларны чыгару 3 кат артты һәм 665 мең тоннага җитте. Шулай ук гамәлгә ашырыла торган проектлар исәбенә компания Россия пластик базарында беренче урында. Ел саен 780 мең тонна стирол пластигы, полиэтилен һәм пролипропилен җитештерелә", - диде ТР Президенты. 

Ул ассызыклаганча, "Түбән Кама нефть химиясе" шәһәр белән бергә үсте. Түбән Кама тормышы химик комбинатка бәйле. Шәһәрдәге иң эре социаль объектларны, миллионлаган квадрат метр торак - болар барысы да химик комбинат катнашында төзелде. "Бүген һәр гаиләнең тормышы "Түбән Кама нефть химиясе"нә бәйле", - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты сүзләренчә, "Түбән Кама нефть химиясе" 2025 елга кадәр үсеш стратегиясен гамәлгә ашыра. Шул исәптән өстенлекле проект - Олефин комплексын төзү проектын да. Анда полиэтилен, полипропилен һәм башкалар җитештереләчәк. 

"Аны гамәлгә керткәч, 2021 елга кадәр каучукны җитештерү елына 1 миллион тоннага кадәр җиткереләчәк, этиленны  - елына 1,2 млн. тоннага кадәр, ә пластикны - 1,5 млн. тоннага кадәр, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. - Предприятие проектлары - Татарстанның 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе кысаларында республикабыз үсешенең төп этәргеч нокталары. Моннан тыш, яңа этилен комплексы - Россия нефть-газ химиясе үсеше стратегияседә төп объектларның берсе". 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов алдынгы хезмәткәрләргә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ директорлар советы рәисе, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры урынбасары Владимир Бусыгин бүген Почет ордены белән бүләкләнде, ә "Түбән Кама нефть химиясе"нең бөтен коллективы "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары" ордены белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International