Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Коры җир гаскәрләре Главнокомандующие истәлекле тамгасы тапшырылды.
Тантана Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнехановка бүләкне Казан югары танк команда училищесы башлыгы Кирилл Кулаков тапшырды. Истәлекле тамга «аерым шәхси казанышлары һәм Коры җир гаскәрләре үсешенә керткән зур өлеше өчен» бирелде.