Татарстан Президенты Алтай краенда «Белокуриха-2» ял йорты субкластерында булды

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай краена эш сәфәре кысаларында «Белокуриха-2» туризм комплексында булды. 

Белокуриха шәһәрендәге шифаханә-ял йорты үткән гасырның 70-80 елларында оештырылган. Дистәләгән шифаханә һәм савыктыру үзәкләре туристларны үзенә тартып тора: 2016 елда монда 230 меңләп кеше булып киткән. Шуңа бәйле рәвештә туризм инфраструктурасын яңарту зарурияте килеп туган. Шәһәр эчендә яңа объектлар төзү мөмкинлеге булмаганга күрә, төзелеш «Белокуриха-2»дә башланган.

Субкластерны тәкъдир итү барышында Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, «Белокуриха-2» – Россиядә туризм өлкәсендәге иң эре дәүләт-хосусый партнерлык проекты. Яңа ял йорты Алтай краеның уникаль тау итәгендә урнашачак.

«Белокуриха-2» концепциясе туризмның төрле төрләре өчен аерым кишәрлекләр бүлеп бирүне күз алдында тота: спорт, күңел ачулар, савыктыру һәм башкалар. «Белокуриха-2» 4 зонадан торачак: кунакчыллык (кунакханәләр, коттеджлар, рестораннар, савыктыру объектлары белән бассейн) объектлары булган эко-авыл, шифаханә-ял йорты базасы (кабул итү  хабы, акватермаль үзәк, конгресс-үзәк, шифаханә, кинотеатр, отельләр), шулай ук ике тау чаңгысы комплексы. 

Татарстан Президентына башкарылган эшләр турында сөйләделәр. «2011 – 2018 елларга Россия Федерациясендә эчке һәм тышкы туризмны үстерү турында» максатчан федераль программа кысаларында субкластерга кадәр  7,7 км озынлыкта серпантин автомобиль юлы салынган. Хәзерге вакытта электр белән тәэмин итү, газ һәм су белән тәэмин итү челтәрләре сузыла.   Шул ук вакытта берничә кече кунакханә төзелеп ята.   

Бүген край җитәкчелеге инвесторларны актив рәвештә җәлеп итә.  

Рөстәм Миңнеханов Белокуриха ял йорты зоансының зур потенциалы булуын билгеләп үтте һәм аның объектлары сыйфатын югары бәяләде. «Монда Алтай краена туристларны җәлеп итү өчен уникаль табигать шартлары бар. Шул ук вакытта төбәк эре проектларны гамәлгә ашырырга омтыла», - диде ул. 

Аннары Татарстан Республикасы Президенты «Белокуриха-2»нең яңа объектларын карап чыкты һәм ял йорты зонасының төзелеш объектларында булды. 

Шулай ук бүген үк Рөстәм Миңнеханов «Биолит» фәнни-җитештерү берләшмәсе дендрариендә булды, анда ул төбәктә фармацевтика сәнәгатен үстерү белән танышты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International