Татарстаннан 40 меңнән артык бала җәйге лагерьларда түләүсез ял иткән

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

Татарстаннан 40 меңнән артык бала җәйге лагерьларда түләүсез ял иткән. Болар - авыр тормыш хәленә очраган балалар һәм күп балалы гаиләләрдән.

Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта бүген Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов җиткерде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Кырым Республикасының Бахчасарай районында Казакевич исемендәге балалар сәламәтләндерү лагерында күп балалы гаиләләрдән 134 бала ял иткән. Шулай ук Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән авыр тормыш хәленә очраган 193 бала түләүсез ял иткән.

Республика бюджетыннан өстәмә бүлеп бирелгән акчага Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан 100 баланың ялы оештырылган. Июльдә балалар Казанның “Заречье” лагерында ял иткәннәр. Алар өчен киң күләмле күңел ачу программасы, Татарстан башкаласы һәм республиканың тарихи ядкәрләре буенча экскурсияләр уздырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International