Рөстәм Миңнеханов Кытай журналистлары белән очрашты

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Туризм буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, Татарстан Кытай белән элемтәләрне киңәйтүгә зур игътибар бирә. "Без бик күп юнәлеш буенча сезнең тәҗрибәне өйрәнәбез, аеруча бизнеска ярдәм, сәнәгать мәйданчыкларын оештыру өлешендә. Бүген бу эш системалы рәвештә алып барыла", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Кытай белән хезмәттәшлекнең төрле мөмкин булган юнәлешләрен карый: сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр, мәгариф программалары, цифрлы икътисад өлкәсе һәм башкалар. Бүген Кытай бик күп юнәлешләр буенча дөньяда алдынгы урында, диде ТР Президенты. Ә Татарстан, үз чиратында, Россия Федерациясенә Кытай инвесторларын җәлеп итү өчен уңай мәйданчыкларга ия. "Без, инвестор үсешкә ирешсен өчен, яхшы шартлар булдырырга, кирәкле инфраструктура белән тәэмин итәргә, персонланы әзерләргә риза. Безнең республика Кытай бизнесы Россия базарына керү өчен үзенә күрә күз булырга тиеш", - дип саный Рөстәм Миңнеханов. 

Хезмәттәшлек өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, туризм: "Безнең өч объект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Кытай туристик агентлыклары белән багланышлар буенча тәҗрибәбез дә бар". 

Ул белдергәнчә, Татарстан "Европа-Көнбатыш Кытай" транспорт коридорын, "Мәскәү-Казан" югары тизлекле магистральне төзүдә катнаша, әлеге юллар алга таба Пекинга кадәр сузылырга тиеш. 

Бер журналист Татарстанның "Хайер" Кытай компаниясе белән хезмәттәшлек итүе турында сорады. Әлеге компания Чаллыда былтыр Россиядә беренче заводын ачты. "Андый зур һәм җитди компаниянең республикада эшләве башка чит ил инвесторларын җәлеп итәргә ярдәм итә. Бу безнең төбәкнең инвестицияләр өчен уңай булуын исбатлый. Минемчә, бу безнең өчен зур җаваплылык. Инде суыткычлар җитештерүче беренче завод ачылды. Бүген без "Хайер" компаниясе белән башка проектлар турында сүз йөртәбез", - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. 

Шулай ук ТР Президенты Казанда 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты турында сөйләде. "Бу бик эре халыкара чара, ул Олимпия уеннары кебек кызыклы. Берничә матч безнең республика башкаласында узачак", - диде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International