Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗда «Драйлок-Технолоджиз» заводын ачуда катнашты

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗда Бельгия «Драйлок-Технолоджиз» компаниясенең санитар-гигиена продукциясе җитештерү заводын эшләтеп җибәрүдә катнашты. Компаниянең генераль директоры Барт Ван Малдерен сүзләренчә, проектка инвестицияләр суммасы 40 млн евродан артык. Җитештерүнең гомуми куәте 3- 3,5 млрд.  подгузник булырга тиеш. Малдерен билгеләп үткәнчә, проект 5 ел эчендә файдага эшли башлаячак.

Татарстан Республикасы Президенты компания җитәкчелегенә җитештерү мәйданчыгы итеп «Алабуга» МИЗ сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде. 

«Бүген бу мөһим вакыйга. Бу әһәмиятле объект, ул ике мәртәбә башланып китте һәм бүген эшкә кереште. Чынлыкта иҗтимагый-сәяси ситуация нәтиҗәсендә беркадәр туктап торырга туры килде. Инвестор тырышлыгы белән бу проект гамәлгә ашырыла. Проект илебезгә бик кирәк, ул импортны алмаштыру проблемасын хәл итә. Монда 433 млн. эшләнмә – бу бик күп. Мин алкышлар аша инвесторга рәхмәт җиткерәсем килә. Бу – заводның заманча технологияләр кулланып җитештерелүче һәм гаять кирәкле экологик эшләнмәсе. Кешеләр сәламәтлеге – иң мөһим нәрсә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу компаниянең Россиядәге беренче заводы түгел. Шундый җитештерү Түбән Новгородта бар. «Алабуга» МИЗда бу заводны гамәлгә кертеп, инвесторлар төбәкнең санитар-гигиена әйберләре базарын тулысынча тәэмин итәргә җыена.

«Гамәлгә ашырылучы проект – үз сегментында беренче. Проект һәм  технология – инновацион һәм импортны алмаштыруга һәм илнең химия һәм урман сәнәгатен үстерүгә, шулай ук халыкны социаль яклауга юнәлә», – диде «Драйлок-Технолоджиз» вәкиле.

Яңа завод, бер-бер артлы гамәлгә кертү шарты белән, 14 линиядән тора.

Компания 2013 елда МИЗ  резиденты булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International