Татарстан Президенты: ВТБ банкы – безнең күптәнге стратегик партнёр

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

ВТБ банкы – Татарстанның күптәнге стратегик партнёры, ул республикабыз белән 15 ел буена актив хезмәттәшлек итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ банкы төбәк җитәкчеләренең Казанның «Корстон» КСККда узган еллык киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмә эшендә ВТБ президенты-идарәсе рәисе Андрей Костин да катнашты. 

Сәламләү телмәрендә Рөстәм Миңнеханов банк җитәкчелегенә әлеге чараны уздыру урыны итеп Казанны сайлаганга рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, ВТБ республикада икътисадның төрле тармакларындагы 4 мең корпоратив клиент белән эшли. Соңгы 2 елда банкның Татарстандагы  кредит портфеле 2,5 мәртәбә артты һәм 60 млрд. сум тәшкил итте.   

«Икътисадның төрле тармаклары предприятиеләре ВТБ банкын үзләренең ышанычлы финанс партнеры дип саный, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Банк шулай ук Татарстанның кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән дә уңышлы эшләп килә. Кредит портфеле бу сегментта соңгы ике елда 2 мәртәбәгә артты».

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, бүген ВТБ – «6,5 программасы» кысаларында бирелгән акчалар күләме буенча абсолют лидер: банк өлеше барлык кредитларның 70%тан артыгын тәшкил итә, барлыгы 3 млрд. сумлык 14 проект гамәлгә ашырылган.

Рөстәм Миңнеханов ВТБна АСК өлкәсендәге Татарстан проектларын гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәме өчен аерым рәхмәтен белдерде. 

«ВТБ банкы белән хезмәттәшлекнең тагын бер мөһим юнәлеше – алдан икътисадый үсеш  территорияләре. Чаллы АИҮТдә 11 резидент теркәлгән, белдерелгән инвестицияләр күләме – 17,9 млрд. сум. ВТБ мондагы 2 эре проектны 1,3 млрд. сумга финанслады инде. Августта Россия Икътисадый үсеш министрлыгы республиканың тагын өч шәһәрендә АИҮТ булдыруны хуплады – Түбән Камада, Зеленодольскта һәм Чистайда. ВТБның боларда да актив катнашуына өметләнәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Безнең хезмәттәшлекне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк, дип белдерде Татарстан Президенты, моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Ул хәбәр иткәнчә, соңгы 7 айда Татарстан ҖТП 3,9%ка артты, сәнәгать җитештерүе күләме  – 3,3%ка, төп капиталга инвестицияләр күләме 211 млрд. сум тәшкил итә.

Чыгышында ВТБ банкы президенты-идарәсе рәисе Андрей Костин билгеләп үткәнчә, Татарстан – ВТБ бизнесы өчен илнең алдынгы һәм мөһим төбәкләреннән берсе. Банк республиканың социаль-икътисадый потенциалын үстерүгә юнәлгән конструктив диалогны төбәк җитәкчелеге һәм бизнес-бергәлеге белән дәвам итәчәк

Шулай ук бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Андрей Костин белән ике яклы очрашу уздырды, очрашу барышында яклар үзара хезмәттәшлекнең төп мәсьәләләре һәм төбәк предприятиеләренә ярдәм турында фикер алышты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International