Рөстәм Миңнеханов: Татарстан-Кытай товар әйләнеше күләме 2017 елның 6 аенда 75 процентка артты

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан белән Кытай товар әйләнеше күләме 2017 елның беренче 6 аенда 75 процентка артты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай кече комиссиясенең 2 нче утырышында белдерде. Чара Казанда РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров рәислегендә һәм КХР сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй катнашында уза.

"Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Кытай товар әйләнеше күләме 40 процентка артты һәм 372 млн. доллар тәшкил итте. Ә 2017 елның беренче яртыеллыгында 75 процентка артты һәм 280 миллион долларга җитте", - диде ул.

ТР Президенты сүзләренчә, эшлекле элемтәләр үсешенә Татарстанда гамәлгә ашырыла торган проектлар зур йогынты ясый. Аеруча Хайер компаниясе эшен билгеләргә кирәк.

"Кытай провинцияләре, копанияләре, вузлары белән килешүләр имзаланды һәм гамәлгә ашырыла, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без "Идел-Янцзы" уртак төбәк төркеме эшендә актив катнашабыз. Узган ел Менделеевскта минераль ашламалар җитештерүче заманча завод ачылды. Ул Кытай милли инженер-химия корпорациясе ярдәме белән төзелде. Шулай ук "Хайер" компаниясе Чаллыда суыткычлар җитештерүче завод ачты. Шулай ук кер юу машиналары производствосын ачу планлаштырыла. "Хайер" компаниясе бездә заманча югары технологияле индустриаль парк ачырга ниятләнә. Бүген биредә әлеге проектны гамәлгә ашыру нияте турында килешү имзаланачак".

Татарстан Президенты үзара эшлекле визитлар да ике яклы элемтәләр үсешенә уңай йогынты ясавын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International