Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мюнхенга эш сәфәре кысаларында «IBM» компаниясенең «Watson Internet of Things» штаб-квартирасында булды.
Watson IoT глобаль экосистемасы вице-президенты Никлаус Вазер һәм Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләрендә IBM компаниясенең сәнәгать юнәлешләре буенча җитәкчесе Алексей Аникин Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясенә IBM халыкара корпорациясенең стратегик юнәлеше - BM Watson Internet of Things юнәлешен оештыру тарихы турында кыскача хәбәр иттеләр (әйберләр интернеты). Әлеге юнәлеш 2015 елда ачылган.
Рөстәм Миңнехановка әлеге технологияләрне куллану мөмкинлекләре күрсәтелде: сәнәгать секторында, авыл хуҗалыгы һәм сәламәтлек сакалуда. ТР Президентына BMW i8 автомобиленең эчке конструкциясен күрсәттеләр - төрле датчиклар, когнитив системалар.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов мондый югары технологияләр бөтен дөнья өчен әһәмиятле, дип билгеләде. Аерым алганда, Татарстанда әлеге когнитив технологияләр авыл уҗалыгы өлкәсендә файдалы булыр иде.