Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» ААҖнең Казандагы яңа офисында булды

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» ААҖнең Казандагы яңа офисында булды. Аны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе  Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин һәм «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов озата йөрде.

Офисны караганда генераль подрядчик, «ИКРЕА ХАЙ-ТЕК» ҖЧҖ директоры Марат Норкин төзелеш барышында энергияне сак тотучы технологияләр кулланылуы турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында нурлы җылыту-суыту, вентиляция һәм интеллектуаль жалюзи системасы турында сорашты. Ул билгеләп үткәнчә, бу бина уникаль һәм аны  энергиянең нәтиҗәлелеге күргәзмәсендә тәкъдир итәргә кирәк.

Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, мондагы энергияне сак тоту технологияләре немец Төзелеш физикасы институты тарафыннан сайлап алынган.  

Сөйләшүләр алып барганда шулай ук Италиядән килгән эшкурлар делегациясе дә катнашты. Алар Татарстан Республикасы Президентына  «ТАИФ» ДК белән бергә республика территориясендә үстерергә мөмкин булган уртак проектлар турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International