Татарстан Президенты «Гебзе» (GOSB) сәнәгать зонасы идарәсе рәисе Ваһит Йылдырым белән очрашты

2017 елның 22 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гебзе» (GOSB) сәнәгать зонасы идарәсе рәисе Ваһит Йылдырым белән очрашты.

Яклар Свияжск мультимодаль логистика үзәге нигезендә уртак сәнәгать зонасын булдыруга бәйле мәсьәләләр турында сөйләште.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан «Гебзе» белән бик теләп хезмәттәшлек итә. "Мин ышанам, без уңышка ирешәчәкбез, - диде ТР Президенты. - Әлеге мәйданчыкның үсешкә мөмкинлекләре гаять зур. Сез, үз чиратыгызда, сәнәгать зоналарын булдыру һәм инвесторлар белән эш алып баруда зур тәҗрибәгә ия".

Шулай ук ТР Президенты яңа индустриаль зонага резидентлар җәлеп итү эшен башларга өндәде.

Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин һәм "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International