Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында Имәнкискә мәдәният йортын ачты

2017 елның 23 сентябре, шимбә

Бүген Лаеш районы Имәнкискә авылында яңа Мәдәният йорты ачылды. Тантана эш сәфәре белән әлеге районга килгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үтте. Искәртеп үтәбез, бүген биредә Лаеш шәһәренең 460 еллыгы һәм район оешуга 90 ел тулу хөрмәтенә бәйрәм чаралары уза.

Имәнкискә авылындагы Мәдәният йорты Татарстан Президенты кушуы буенча төзелә. Әмма моңа 2016 елның 14 декабрендә ТР Президенты оештырган гражданнарны кабул итү вакытында видео режимда мөрәҗәгать иткән шушы авылның 100 яшьлек Вилдан Гарипов исемле кешесе этәргән

Мәдәният йортының мәйданы 585 кв. метрны тәшкил итә, ул 200 тамашачыга исәпләнгән. Элегрәк авыл клубы 1975 елда төзелгән бинада урнашкан була.

"Бүген сезнең бәйрәм, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга республика лидеры. – Мәдәният йорты һәр авылга, яшьләргә һәм өлкән яшьтәге кешеләргә кирәк. Биредә тормыш якты вакыйгаларга бай булсын һәм сез алардан бары тик уңай тәэсирләр генә алыгыз".

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев ассызыклаганча, яңа Мәдәният йортын ачу – авыл халкы өчен зур вакыйга. "Авыл бу объектка бик мохтаҗ иде, чөнки иске клуб тузган халәттә. 100 яшьлек шушы авыл кешесе Вилдан Гарипов турыдан-туры элемтә вакытында Президентыбызга яңа мәдәният йортын төзергә яки искесен төзекләндерергә дигән үтенеч белән чыкты. Рөстәм Миңнеханов бу мөрәҗәгатьне хуплады һәм бүген безнең Имәнкискә авылында шундый зур бәйрәм үтә", – диде ул сәламләү сүзендә.

Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, Рөстәм Миңнеханов Имәнкискә авылының яңа мәдәният йортын карады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International