Рөстәм Миңнеханов Лаешта шәһәр яр буе урамын уңай бәяләде

2017 елның 23 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районына эш сәфәре кысаларында шәһәрнең яр буе урамында булды, анда пляжны төзекләндерү эшләре яңа тәмамланып килә. Республика Президентын аның ярдәмчесе Наталия Фишман, район башлыгы Михаил Афанасьев һәм башка рәсми затлар озата йөрде. 

Кама елгасының 9,3 гектар мәйданлык яр буе территориясен төзекләндерү концепциясе ике чиратка бүленгән. Беренче чираты (2017 ел) - 4,2 гектар, икенчесе (2018 ел) - 5,1 гектар. 

"Кама диңгезе" яр буен төзекләндерү проекты "Архитектура десанты" архитекторлары командасы эшләгән - Дарья Толовенкова, Лилия Гыйззәтова, Әлфия Шафикова, Карина Давлетьянова һәм Дарья Митряева.

Территориядә чүплекләр, туалетлар һәм парковкалар да бар. Бөтен җирдә яктылык уздырылган. Бетон белән капланган өлешендә сәхнә һәм амфитеатр урнаштырылды, шулай ук ук кызыну өчен терассалар бар. Яр буеннан судагы спорт чараларын күзәтеп була. Тагын яр буе чәчәкләр, диңгез образларын сурәтләүче җиһазлар белән бизәлгән. Агачтан ясалган эскәмиябик озын - 120 метр тәшкил итә һәм аны рекордлы дип санап була.  

Киләске елга гаилә белән ял итә алырлык беседкалар ясау көтелә, шулай ук спорт зонасы ялсалып бетәчәк - терасса һәм бассейн төзеләчәк. Аннан фонтанлы балалар мәйданчыгы булачак. Тагын пирс төзү, кафелы балыкчы йорты һәм техник блок төзү планлаштырыла. "Маяк"та биноскоп куялар, аның аша каршы яктагы ярны күреп булачак, ә ул 42 км ераклыкта урнашкан. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International