Минтимер Шәймиев "Биләр. 1236 ел көзе" күргәзмәсендә булды

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Хәзинә" милли сәнгать галереясендәге "Биләр. 1236 ел көзе" күргәзмәсендә булды.  

Күргәзмә Идел буе Болгарстаны тарихында хәл иткеч вакыйгаларга багышланган. 1236 елда монгол гаскәрләре Идел буе Болгарстанын һәм аның башкаласы Биләрне басып алган. Археолог, тарих фәннәре докторы Константин Руденконың “Заман” нәшрияты бастырган "Биләр. 1236 ел көзе" китабы бу проектны булдыруга сәбәпче була.

Күргәзмә Республика көне уңаеннан 2017 елның 29 августында ачыла. Идеянең авторлары - тарих фәннәре докторы Константин Руденко һәм “Заман” нәшрияты директоры Марат Гарифҗанов.

Экспозицияне караганнан соң Минтимер Шәймиев авторларга, күргәзмәне оештыручыларга рәхмәт белдерде.

“Безнең җиребезнең тарихы бик бай. Без игътибарыбызны матди һәм матди булмаган байлыкларга юнәлдерергә тырышабыз. Бүген без Болгар, Зөя, Казан Кремлен уңышлы торгызабыз һәм үстерәбез, илдә беренче Болгар ислам академиясен төзедек, Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызабыз. Республикада башка зур проектлар да тормышка ашырыла. Аларны эшли башлаганда без чын күңелдән, күңел өчен эшләнелә һәм кешеләргә, һичшиксез, ошаячак, дигән идек. Моның шулай икәнен тормыш раслады. Беркем дә читтә калмады, һәркем хәленнән килгәнчә катнаша. Бу шатландыра. Безнең тарихи объектларны карарга килүче туристларның саны бик күпкә артты. Музей эше дә үзгәрә, эчтәлеклерәк була бара. Бүгенге күргәзмә моңа мисал булып тора. Бу күргәзмәдә тарих кына чагылыш тапмаган, монда сәнгатьнең яңа алымнары, рәссамның үз кулы сизелә, ул чын хәзинә. Бу бик мөһим хезмәт”, – дип билгеләде ул.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, Биләрнең киләчәктәге язмышы – ул аерым мәсьәлә.

“Биләрне Болгар һәм Сувар кебек үк Болгар дәүләтенең башкаласы икәнен беләбез. Ни өчен без Болгардан башладык? Болгар – ул ирекле рәвештә ислам дине кабул ителгән дәүләт башкаласы. Бу бик мөһим фактор. Һәм без шуның нигезендә, шул юнәлештә, алга таба да Болгарны үстерәбез. Биләрнең тарихи мирасы бик бай. Биләргә игътибарның артуы тагын шуның белән дә аңлатыла, соңгы вакытта Россиянең ЮНЕСКОның “Ефәк юлы” номинацисендә катнашуы хакында мәсьәлә карала. Бөек Ефәк юлының төньяк коридорлары Россиянең берничә төбәге аша уза. Биләр, Сувар, Җүкәтау кебек тарихи шәһәрләр Ефәк юлының Татарстан коридорында”, дип өстәде Минтимер Шәймиев.

ТР Дәүләт Киңәшчесен ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары, ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТР мәдәният министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Эльвира Камалова, КФУның “Бөтендөнья мәдәни мирас” ресурслар үзәге җитәкчесе, Россия ИКОМОС вице-президенты Рафаэль Вәлиев, ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков, “Казан Кремле” музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева, Сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева, Биләр музей-саклаулыгы директоры Әнәс Кутуев озата йөрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International