Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кыла

2017 елның 1 октябре, якшәмбе

Бүген, 2017 елның 1 октябрендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Япониягә эш сәфәре белән килде. 

Эш сәфәренең төп максаты – «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумында (STS-форум) катнашу, чараны ачу тантанасы бүген Киото шәһәрендә узачак.

Россия делегациясен Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович җитәкли. 

Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре программасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворковичның Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән очрашуында, шулай ук Россия делегациясенең «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумы рәисе һәм гамәлгә куючысы Кодзи Оми очрашуында катнашу.

Төштән соң Рөстәм Миңнеханов Физик-химик тикшеренүләр институты (RIKEN) һәм Mitsubishi (консалтинг, аналитика) тикшеренү институты вәкилләре белән сөйләшүләр алып барачак. Шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Япония Икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министры, Россия белән Икътисадый мөнәсәбәтләр өчен җаваплы министры  Хиросигэ Сэко белән әңгәмәсе дә панлаштырылган.

Иртәгә, 2017 елның 2 октябрендә, Татарстан Республикасы Президенты эшен  Токио шәһәрендә дәвам иттерәчәк. Аннары Рөстәм Миңнеханов Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашырга ниятли һәм «Татарстан-Япония» бизнес-форумы эшендә катнашачак. 

Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Ак Барс» Банк ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев һәм башкалар озата йөри.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Япониягә (Киото, Токио) эш сәфәре 2017 елның 1-2 октябренә кадәр барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International