Рөстәм Миңнеханов РФ вице-премьеры Аркадий Дворковичның Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән очрашуында катнашты

2017 елның 1 октябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Япониягә эш сәфәре (2017 елның 1-2 октябре) барышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворковичның Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән очрашуында катнашты. Очрашу «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумы (STS-форум) кысаларында узды.  
Яклар икътисад өлкәсендәге ике яклы мөнәсәбәтләр турында, шулай ук халыкара сәясәт мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Япония ягыннан очрашуда – илнең Россия белән икътисадый хезмәттәшлекне үстерү министры итеп билгеләп куелган (2016 елның 1 сентябреннән) Икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министры Хиросигэ Сэко, Россия ягыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Калуга өлкәсе Губернаторы Анатолий Артамонов та катнашты.
Аннары Россия делегациясе «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумы рәисе һәм гамәлгә куючысы Кодзи Оми белән очрашты.  «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумы (коммерциячел булмаган оешма) 2004 елда галимнәр, сәясәтчеләр, бизнесменнар һәм журналистлар арасында бөтендөнья челтәрен булдыру максатларында төзелгән.
Кодзи Оми әфәндегә Россия делегациясе әгъзаларын тәкъдим итеп, Аркадий Дворкович болай диде: "Инвесторлар кайда эшләргә әйбәт дип сораганда – беренче чиратта – Татарстанда һәм Калуга өлкәсендә".
Шулай ук Аркадий Дворкович Япония җанатарларын 2018 елда футбол буенча Россиядә узачак дөнья чемпионатына чакырды (Казан 6 матч кабул итәчәк).

Россиянең ТАСС мәгълүмат агентлыгы материаллары файдаланылды: http://tass.ru/ekonomika/460670

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International