Рөстәм Миңнеханов «Токусикай» компаниясе җитәкчелеге белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Япониягә эш сәфәре кылучы (2017 елның 1-2 октябре) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Токиода «Токусикай» (Tokushukai medical group) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.

«Токусикай» төркеме елына 365 көн, тәүлегенә 24 сәгать «һичшиксез медицина ярдәме күрсәтү» принцибы буенча эшли, шулай ук онкология авыруларын дәвалау белән һәм шул өлкәдә тикшеренүләр белән шөгыльләнә. 

«Токусикай» компаниясе җитәкчелеген сәламләп, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Япониядә медицина хезмәтләре күрсәтү буенча эре компания буларак, «Токусикай» компаниясе белән ул таныш инде. Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, Татарстан Республикасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен күп эшләр башкарыла, сәламәтлек саклау тармагын реформалау алып барыла, Япониянең ярдәм күрсәтү системасы принциплары һәм медицина үзәкләре өйрәнелә.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасын тәкъдир итте. 

Очрашу барышында «Токусикай» (Tokushikai Medical Group) рәисеТакао Сузуки компаниянең эш принциплары турында сөйләде. Мәсәлән, компания алган табышның бер өлешен медицина үсешенә юнәлдерелә.  

Рөстәм Миңнеханов үзәкләр булдыруга кредитлар ничек җәлеп ителү белән, шулай ук проектлар гамәлгә ашырыла торган эш формасы белән кызыксынды.   

Такао Сузуки хәбәр иткәнчә, Болгариядә медицина үзәген төзүгә «Токусикай» компаниясе гарантияләре исәбенә 100 миллион доллар күләмендә кредит җәлеп ителгән. Кредит Япония банкы тарафыннан елына 2% итеп бирелгән. 10 ел эчендә Болгария ягы кредитның яртысыннан артыгын кайтарган.  

Без сезнең белән хезмәттәшлек итәргә бик телибез, диде Рөстәм Миңнеханов. "Бөтен дөньяда Япония сәламәтлек саклау тармагы югары дәрәҗәдә бәяләнә. Сезнең проект уникаль, без хезмәттәшлек рәвешләрен табарга телибез", – диде ул. Татарстан Президенты Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинга «Токусикай» компаниясе белән хезмәттәшлек рәвешләрен билгеләргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International