Рөстәм Миңнехановка Стратегия-2030ны гамәлгә ашыру барышы турында мәгълүмат бирделәр

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Бүген 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруның барышы турында стратегик сессия Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Татарстан-2030» стратегиясен гамәлгә ашыруның барышы турында төп нотык белән Татарстанның икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады. 

«Стратегия-2030»да җыелма төбәк продуктын 1,8 мәртәбә арттыру буенча амбициоз бурыч куелган иде. Санкцияләр куллану режимы көчәюгә карамастан, республика икътисады «Стратегия-2030»ның төп варианты буенча планлаштырылган күрсәткечләрне үтәүне тәэмин итә. ҖТП үсешенең тупланган темпы бәяләүләр буенча 105,4 процент тәшкил итте», – диде министр.

Артем Здунов билгеләп үткәнчә, икътисад үсешенең төп драйверлары – нефть-газ химиясе, машина төзелеше һәм энергетика. Ул бизнес өчен МИЗ, ТОСЭР, сәнәгать мәйданчыклары һәм башкалар рәвешендәге гамәлдәге  инфраструктураны атады. Аның сүзләренчә, бүгенгә 63 муниципаль сәнәгать мәйданчыгы эшли. 2020 елга бу санны 100гә кадәр җиткерү планлаштырылган.

Шуның белән бергә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгатенең республика икътисадына керткән өлеше 11 процент тәшкил итә. Быел рентабельлек дәрәҗәсе республика буенча уртача күрсәткечләрдә артып китә һәм 13,5 процент тәшкил итә.

Артем Здунов сәламәтлек саклау турында билгеләп үткәнчә, Татарстанда гомер озынлыгы 73,5 елдан артып китә, Стратегияне гамәлгә ашыру чорында барлыгы 173 сәламәтлек саклау объекты төзелгән.

Татарстан Республикасы икътисад министры хәбәр иткәнчә, Стратегияне гамәлгә ашыру чорында 408 км юл салынган һәм торгызылган, асфальт-бетон өслекле юллар белән республиканың 76 торак пункты тоташтырылган.   

Күп кенә күрсәткечләр буенча уңай динамика булуга карамастан, ситуацияне үзгәртәсе урыннар бар әле. Аерым алганда, Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры («Иннокам»).

«Ситуацияне тамырдан үзгәртү өчен безнең министрлыкларның федераль министрлыклар, ведомстволар һәм үсеш институтлары белән килештерелгән эше таләп ителә», – дип белдерде Артем Здунов.

Татарстан Республикасы икътисад министры нотыгын тыңлаганнан соң, Рөстәм Миңнеханов ситуациягә карата үз карашын әйтеп үтте. Татарстан  Президенты яшьләр потенциалын үстерүнең мөһимлеген ассызыклады. Мисал итеп Сочидагы «Сириус» мәгариф үзәген китерде.

Татарстан Президенты МИЗ идарәче компанияләренең вәкаләтләрен киңәйтү мәсьәләсенә аерым тукталды.

«Без мәйданчыкларыбызның һәм зоналарыбызның нәтиҗәлелеген арттырырга тиеш, – диде ул. – Шундый формаларның берсе – Төркия һәм Кытай коллегаларыбыз белән хезмәттәшлек».

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «1119Программа»сын җентекләп карарга кирәк («Индустриаль парклар һәм технопарклар булдыруга субсидияләр алу хокукы булган федерация субъектларын сайлап алу турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте карары). Татарстан Президенты бу мәсьәләне федераль үсеш стратегиясендә җентекләп язарга тәкъдим итте. 

«Әгәр без инфраструктур һәм башка формалар белән бизнес-проектларга ярдәм итмәсәк, үзеннән-үзе бер нәрсә дә булмаячак», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Иннополис резидентлары өчен салым преференцияләрен дә мөһим тема дип саный.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, банк өлкәсе тулаем тотрыкланып килә, капитал алу мөмкинлеге генә кыен булып кала.   

«Финанслар алу мөмкинлеге чикләнгән, – диде ул. – Бүген акчалар алу процедурасы шактый катлаулы. Шуңа күрә федераль стратегиядә бу хакта да язарга кирәк. Инвестицияләр булмаса, дүртенче дә, бишенче дә сәнәгать революциясе булмаячак».

Искәртәбез, 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе 2015 елда кабул ителгән иде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International