Рөстәм Миңнеханов "Татар радиосы" коллективы белән очрашты

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татар радиосы" радиостанциясе студиясендә булды.

Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, "Барс-Медиа" ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Марат Гәрәев, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов озата йөрделәр. 

Рөстәм Миңнеханов радиостанция эше белән танышты, студияне карап чыкты, коллектив белән очрашты. 

"Татар радиосы" хезмәткәрләре белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов татар телен һәм татар музыкаль мәләниятын яшьләр арасында популярлаштыру эше әһәмиятен ассызыклады. Радиотапшыру - әлеге максатка ирешү өчен нәтиҗәле җиһаз, дип саный ТР Президенты. "Радио һәрвакыт иң кирәкле һәм оператив массакүләм мәгълүмат чарасы булып калачак", - диде ул. 

Шуннан Татарстан Президенты «ХатLine» программасы кунагы булды. Туры эфирда Рөстәм Миңнеханов "Татар радиосы" тыңлаучыларын сәламләде һәм радиостанциягә уңышлар теләде. "Безгә үз телебезне, мәдәниятыбыз, тарихыбызны һәм милли гореф-гадәтләребезне сакалу бик мөһим. "Татар радиосы" әлеге әһәмиятле эшкә гаять зур өлеш кертә", - дип ассызыклады ТР Президенты. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов катнашында "Татар радиосы" проектлары үсеше, "Барс Медиа" татар медиа төркеме эшчәнлегендә перспектив мәсьәләләр буенча киңәшмәдә катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International