Рөстәм Миңнеханов югары дәрәҗәдә Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясенең 8 нче утырышында катнашты

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов югары дәрәҗәдә Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясенең 8 нче утырышында катнашты.

Чара «Сколково» инновацион үзәгендә узды.

Хөкүмәтара комиссиянең рәистәшләре – Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов һәм Сингапур Премьер-министры урынбасары, Сингапур Республикасының Икътисадый һәм социаль сәясәт министр-координаторы Тарман Шанмуһаратнам. Утырыш кысаларында комиссия әгъзалары Россия белән Сингапур арасындагы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре, шулай ук төбәкара дәрәҗәдә багланышлар турында фикер алыштылар. 

Аерым алганда, Россиянең бер төбәге буларак, Татарстан белән Сингапур Республикасы арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре дә искә алынды. Кереш сүзендә Игорь Шувалов хезмәттәшлекнең ике яклы рәвешләрен коруда актив төбәкнең һәм шәхсән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның актив позициясен билгеләп үтте. «Татарстан – Сингапур белән мөнәсәбәтләр урнаштыруда лидер», - диде Игорь Шувалов.

Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  шулай ук Татарстан белән Сингапур арасындагы хезмәттәшлек соңгы вакытларда яңа үсеш импульсы алды, дип белдерде. Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, ике атна элек Сингапурга чираттагы визит белән барулары турында сөйләде. «Эш сәфәребез бик файдалы булды, без яңа тәҗрибә алдык», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Искәртәбез, Татарстан делегациясе Сингапурга эш сәфәре кысаларында Сингапурның Шәһәрне төзекләндерү агентлыгында һәм Сингапур Торак төзелеше советында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International