Татарстан Президенты Казан шәһәренә WorldSkills флагын тапшыру тантанасында катнашты

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец белән бергәләп,  һөнәри осталык буенча WorldSkills Abu Dhabi 2017 җиңүчеләрен бүләкләү һәм аны ябу тантанасында катнашты.  

WorldSkills Abu Dhabi 2017 ябу тантанасы Du Arena ачык концерт мәйданчыгында узды. Тантана барлык 50 компетенция буенча җүңүчеләрне бүләкләүдән башланып китте.

Россия Федерациясе җыелма командасы 11 компетенция буенча медальләр алды, шул исәптән 6 беренче урын, 4 икенче һәм бер өченче урын. Барлыгы 12 медаль яуланды: 6 алтын, 5 көмеш һәм бер бронза. «Мобиль робототехника» компетенциясендә Татарстан Республикасы катнашучылары Андрей Дюбанов һәм Павел Фадеев ике көмеш медаль алдылар. «Суыткыч техника һәм кондиционерлаштыру системалары» компетенциясендә Вадим Поляков алтын медальгә лаек булды.  

Ябу тантанасы кысаларында Россияне һәм Казан шәһәрен тәкъдир итү буенча видеоролик күрсәтелде. WorldSkills Kazan 2019 Оештыру комитетыннан сәламләү сүзе белән Ольга Голодец мөрәҗәгать итте һәм чемпионатны оештыручыларның барысына да рәхмәт белдерде, барысын да Казанда булачак 2019 елгы 45 нче чемпионатка чакырды.

Тантана WorldSkills флагын Россия Федерациясе дегациясенә тапшыру белән тәмамланды. WorldSkills Abu Dhabi 2017 президенты Мөбәрәк Әл  Шәмси һәм WorldSkills Abu Dhabi 2017 башкарма директоры Али Әл Марзуки кулыннан флагны Казан мэры Илсур Метшин кабул итеп алды. Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Оештыру комитеты рәисе Ольга Голодец, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Оештыру комитеты әгъзалары: «Яшь һөнәрмәннәр (Ворлдскиллс Россия)» берлеге гендиректоры Роберт Уразов, «Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе гендиректоры Алексей Лихачев катнашты.

Искәртәбез, стандартлар буенча һөнәри осталык WorldSkills 44 нче дөнья чемпионаты 2017 елның 14 октябреннән 19 октябренә кадәр Абу-Даби (БГӘ) шәһәрендә узды.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International