Univation Technologies компаниясе катализаторлар җитештерүне урнаштыру вариантларыннан берсе итеп «Алабуга» МИЗны күзаллый

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хьюстонга  (АКШ, Техас штаты) эш сәфәре кысаларында Univation Technologies компаниясе президенты Стивен Стенли белән очрашты.

Очрашу Хьюстонда Univation Technologies компаниясенең штаб-квартирасында узды.

Яклар киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар, аерым алганда, Univation Technologies компаниясе һәм «Казаноргсинтез» ГАҖ арасында озак сроклы стратегик хезмәттәшлек турында бүген имзаланган килешү кысаларында.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Univation Technologies – республиканың күптәнге һәм ышанычлы партнеры. Univation Technologies компаниясенең «Казаноргсинтез» предприятиесе белән проектлары Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан тулысынча хупланачак, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Аннары ул Татарстанда Univation Technologies компаниясенең катализаторлар җитештерүен ачу мөмкинлеген җентекләп карарга тәкъдим итте, бу да бүгенге килешүдә билгеләнгән. Җитештерүне урнаштыру мәйданчыкларының берсе итеп «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясе күзаллана – монда инвесторлар өчен салым преференцияләре һәм барлык шартлар булдырылган.

Махсус икътисадый зонаның барлык мөмкинлекләре турында «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев сөйләде.

Univation Technologies компаниясе президенты Стивен Стенли бу мәсьәлә буенча махсус эш төркеме төзергә тәкъдим итте.   

«Тирәнрәк интеграция безгә озак сроклы хезмәттәшлек турында сөйләшергә мөмкинлек бирәчәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Җитештерү булу мәсьәләсе – бу киләчәгебезгә өмет дигән сүз, инвестицион проектлар һәрвакыт кыйбатлы була, бу хезмәттәшлек ике як өчен дә кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International