Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда бу елның 9 аенда 26,8 млн тоннадан артык нефть табылган

26 октябрь 2017 ел., пәнҗешәмбе

Татарстанда бу елның 9 ае нәтиҗәләре буенча нефть чыгару буенча уңай динамика күзәтелә - 26,827 млн тонна чимал табылган. Шул исәптән "Татнефть" ГАҖнә 21,4 млн. тонна туры килә (узган елның шул ук чорына караганда 549 мең тоннага артык), кече нефть компанияләренә - 5,427 млн. тонна (үсеш 1,2 процентка). Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елның тугыз аенда республиканың кече нефть компанияләре эшчәнлегенә йомгкалар чыгару һәм 2017 ел ахырына кадәр бурычлар турындагы киңәшмәдә хәбәр итте. 

Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, кече нефть компанияләре 9 айда 82 млрдю сумлык продукция чыгардылар (17 процентка үсеш). Төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләүләре 54 млрд. сум тәшкил итте (28 процентка үсеш). Һәр кече нефть компаниясе үзенең бюджет нәтиҗәлеге буенча эре заводлар белән чагыштырырлык, диде ТР Президенты. 

Аның сүзләренчә, нефть тармагының уңай динамикасы республикада гомумән сәнәгать үсешен тәэмин итә. "Гомумән Россиядә кече нефть компанияләре Татарстандагы күләмдәге кебек булса, аларга елына 100 млн. тонна нефть туры килер иде", - диде ул. 

Кече нефть компанияләренең бөтен салымнарыннан республика бюджетына 4,9 млрд. сум керде, дип билгеләде «Нефтеконсорциум» ЯАҖ Фәнис Вәлиев. Республиканың торак фондына 533 млн. сум кертелгән. Ел ахырына кадәр кече нефть компанияләре 7 млн. 200 меңнән артык нефть чыгарырга ниятли. 

Киңәшмәдә куркынычсызлык нормативлары мәсьәләләре дә каралды. Фәнис Вәлиев МЧС, Ростехнадзор, Баш дәүләт экспертизасы, нефть компанияләре һәм проект оешмалары вәкилләреннән торган техник Совет оештырырга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплады. Татарстан Президенты Ростехнадзоны бюроктратияне киметергә өндәде. Аның фикеренчә, сәнәгать куркынычсызлыгы һәм кешеләр сәламәтлеге мәсьәләлрендә бөтен якларның бергәләп эшләве кирәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования