ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: 3 миллион тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алынды

2017 елның 28 октябре, шимбә

Татарстанда шикәр чөгендере уңышын җыюның барышы һәм кырларда киләсе ел уңышы өчен башкарылган эшләр хакында бүген Татарстан Премьер-министр урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды, аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә республиканың барлык муниципаль берәмлек җитәкчеләре катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада 500 мең гектардан артык көзге культуралар чәчелгән. Барлык кырларда да җирне төп эшкәртү дәвам итә. 2 млн. гектар сөрүлек җиренең 1,8 млн. гектары эшкәртелгән, шуларның 470 мең гектары тирәнгә сөрелгән.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, шикәр чөгендере уңышын җыю республикада соңгы гектарларда бара. “Бүген иртәнгә 2 мең гектардан кимрәк калды, - диде ул. – Инде бүген республика чөгендер игү тарихында беренче тапкыр 3 миллион тонна чиген узды. Ә берничә ел элек без 2 млн. тонна уңыш җыю турында хыяллана идек”.

Шикәр чөгендере җыю эше 12 районда төгәлләнгән. Алар арасында Сарман, Зәй, Мөслим районнары. Иң югары уңыш Актаныш районында –  гектардан 518 ц.

Буа, Нурлат, Чирмешән районнарында 400 гектардан 700 гектарга кадәр шикәр чөгендерен җыеп аласы калган.

Моннан тыш, республикада көнбагыш уңышын җыю дәвам итә – бүгенге көнгә 50 мең гектардан артык, яисә 38%, уртача уңыш бер гектардан якынча 15ц.

Кукуруз уңышын җыюга килгәндә, бүгенге көнгә 240 мең гектарның 180 меңендә уңыш җыеп алынган, шулардан бөртеккә  – 12,4 мең гектар. Бөртекнең тулай җыемы 45 мең тонна  тәшкил итә, уңыш гектардан 36,3 ц. чыга.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International