Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт телләрен укыту һәм өйрәнү турындагы мәсьәлә каралучы ТР Дәүләт Советы утырышында катнаша

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында парламентның утыз өченче сессиясе дәвам итә.   

Искәртәбез, 2017 елның 26 октябрендә утыз өченче сессия эшендә тәнәфес игълан ителгән иде. Көн тәртибендә дүрт мәсьәлә калды – Татарстан Республикасы законнары торышы турында нотык, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты эше турында хисап, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында һәм Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен укыту һәм өйрәнү турында.   

Соңгы мәсьәлә аркасында утырыш тәмамланмый калды, чөнки Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, Татарстан Республикасы  Прокуратурасы адресына депутатлар шактый гына сораулар юлладылар, сессия көнендә аларга җавап бирү мөмкин булмады. Парламентарийларны тел һәм милли билгеләр буенча җәмгыятьне бүлгәли  торган вәзгыять борчыды. Моннан тыш, мәктәпләрдә, прокурор тикшерүләре белән бергә, уку-укыту планнары һәм уку-укыту барышы үзгәртелә башлады. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын кыскартуга бәйле мәсьәлә килеп туды.  

Утыз өченче утырыш көн тәртибен киңәйтергә ниятләмиләр.  

Интернет челтәрендә утырышның турыдан-туры трансляциясе бара.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International