Татарстан Президенты һәм Актүбә өлкәсе Хакиме хезмәттәшлек турында килешү имзалады

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Актүбә өлкәсе (Казахстан) Хакимәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль, мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Актүбә өлкәсе Хакиме Бердыбәк Сәпәрбаев кул куйды. 

Имза салу тантанасы Чиләбе шәһәрендә Россия белән Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең XIV форумы кысаларында узды.   

Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Актүбә өлкәсе – Казахстанның Татарстан белән хезмәттәшлек төзегән өченче төбәге. 2014 елда шундый ук документлар Кызыл Урда һәм Атырау өлкәләре белән имзаланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International