Рөстәм Миңнеханов «ГИПО ФҖБ» АҖ коллективын берләшмә төзелүгә 60 ел тулу белән котлады

2017 елның 10 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ГИПО ФҖБ» АҖ коллективын берләшмә төзелүгә 60 ел тулу белән котлады.

Тантана «Корстон» КСККда (Казан) узды.

«Сезне чын күңелдән «Гамәли оптика дәүләт институты» фәнни-җитештерү берләшмәсе төзелүгә 60 ел тулу белән котлыйм, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. – Бу еллар эчендә зур булмаган филиалдан федераль дәрәҗәдәге фәнни-җитештерү берләшмәсенә кадәр юл узылган. Сезнең предприятие Россия оборона сәнәгате флагманнары белән беррәттән тора. Сезнең уңышлар горурлык хисе уята! Соңгы 10 ел эчендә продукция чыгару күләме һәм табыш алты мәртәбә арткан, хезмәт җитештерүчәнлеге – җиде мәртәбә».

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быелгы планны ГИПО коллективы 9 айда ук үтәгән.

Ышанам, тупланган потенциал һәм булган эшләнмәләр предприятиегә киләчәктә дә илебезнең оборона сәләтен ныгытуга хезмәт итәчәк, дип белдерде Татарстан Президенты.

Аның сүзләренчә, предприятие уңышларының чыганагы һәм төп байлыгы, әлбәттә, – коллектив. Рөстәм Миңнеханов ГИПО ФҖБ хезмәткәрләренә Россия, тулаем Татарстан Республикасы файдасына уңышлы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. 

Татарстан Президенты предприятиегә киләчәктә дә зур уңышлар теләде.  

Республика җитәкчелеге дә, баш компания дә киләчәктә дә сезнең барлык инициативаларыгызны хуплаячак, диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән  «Швабе» АҖ арасында Татарстан Республикасында урнашкан сәнәгать, фән һәм мәгариф оешмаларының фәнни-техник, җитештерү һәм интеллектуаль  потенциалын үстерү буенча хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

ГИПО ФҖБ – республикабызның һәм илебезнең югары технологияле предприятиеләреннән берсе, безнең планнар киләчәктә дә үсәчәк һәм киләчәк үсеш турында җитди программа булачак, диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International