ТР Төзелеш министрлыгы: Бүгенге көнгә Татарстанда 1 млн. 947,6 мең кв. м. торак сафка кертелгән

2017 елның 11 ноябре, шимбә

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инстпекциясе тарафыннан 2017 ел башыннан 1 мең 699 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау нормалары һәм кагыйдәләрен бозу өчен 13 млн. 619 мең сумга 455 беркетмә тузелде.Үзен-үзе җайга салучы оешмалар әгъзалары булган 1 мең 286 оешманы тикшергән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеоконференция режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә Татарстанда 1 млн. 947,6 мең кв. м. торак сафка кертелгән, бу узган елга караганда 100,9 % тәшкил итә. Питрәч, Әтнә, Биек Тау һәм Актаныш, Балык Бистәсе районнарында еллык план тулысынча башкарылган. 15 декабрьгә кадәр башка муниципалитетлар да эшне тәмамларга тиеш. 

Социаль ипотека программасы буенче төзелүче 79 йорттан әзерлеге югары дәрәҗәдә - 69 объект, уртача - 10 объект. 

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды статистика органнарына 351,0 мең кв. метрлы мәйдандагы 6 мең 196 фатирлы 132 йорт буенча хисап тапшырган инде.   

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча 32 ветеранга 12 йорт төзелә. Бүгенгә 4 объектта эшләр тәмамланган, 5 йорт төзелеше тәмалманып килә, өчесендә эшләр уртача дәрәҗәдә. 

Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның торак хокукын гамәлгә ашыру программалары кысаларында республика милкенә 305 торак сатып алынган. 10 ноябрь көненә 187 торак урыны республика милкенә сатып алынган һәм яллау шартнамәсе буенча  ятим балаларга тапшырылган, 36 торак урыны буенча сатып алу алдыннан башкарылучы гамәлләр әзерләнә; тагын 82 торак урыны төзелеш тәмамланып килүче йортларда сайлап алынган. 

Аерым категория гаржданнарының торак шартларын яхшырту буенча 2017 елга 159 гаиләне торак белән  тәэмин итү планлаштырылган. 10 ноябрьгә сертификатлар 50 күп балалы гаиләгә теркәлгән, бүгенгә 49 документ гамәлгә ашырылган.

Инвестицион торакны тщзъ программасы буенча 49 торак йорттан 39 объект тцзелеше тщмамланы килщ, 10 - уртача әзерлектә. 

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, бүген муниципалитетларда "Татэнергосбыт" бердәм хисап үзәге белән килешүләр төзү эше дәвам ителә, аның аша халыкның коммуналь түләүләрен берләштерү һәм акчалар агымын тикшерүгә ярдәм итәчәк. 

"Бөтенесе өчен бер линия булырга итеш. Акча чараларын җыю һәм юнәлдерү эше системасын ачык итәргә кирәк. Ышанам, әлеге хисап үзәге белән әлеге эш нәтиҗәле булачак", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International