Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасына: «Мин сезгә уңышлар гына телим! Чөнки безнең автомобильләребез шәп, белгечләребез яхшы, механикларыбыз оста»

2017 елның 12 ноябре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы әгъзаларын «Дакар» раллиена озатырга һәм аларга уңышлар теләргә килде. 

«КАМАЗ-мастер» командасын гадәттәгечә Чаллы янәшәсендәге «Тарловка» полигонында озаттылар.

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы әгъзалары белән сөйләшеп торды, яңартылган техниканы карап чыкты, шулай ук «КАМАЗ» спорт автомобиленә тест-драйв уздырды.

Искәртәбез, яңа спорт сезонын «КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар» раллиенда катнашудан башлый. 2018 елда «Дакар» раллие 40 еллык юбилеен бәйрәм итәчәк, ә «КАМАЗ-мастер» командасы оешуына 30 ел тулуны бәйрәм итәчәк.   

«Дакар» раллига 6 гыйнварда Перу башкаласы Лима шәһәрендә старт биреләчәк. Финиш 20 гыйнварда Кордобе шәһәрендә (Аргентина) булачак.

«КАМАЗ-мастер» әгъзалары белән аралашканда Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә: «Һәр ел саен сез автомобильләр спецификациясенә күп яңалыклар кертәсез, һәм моны карау кызыклы. Иң мөһиме, болар безнең «КАМАЗа» платформасында һәм безнең белгечләр тарафыннан эшләнә».

Рөстәм Миңнеханов яңартылган «КАМАЗ» спорт автомобилендә узган тест-драйв турында фикерләре белән уртаклашты.

«Мин сезгә уңышлар гына телим! Чөнки безнең автомобильләребез шәп, белгечләребез яхшы, механикларыбыз оста»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International