Рөстәм Миңнеханов Даниянең "Хальдор Топсе" компаниясе президенты белән нефть-газ химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  “Хальдор Топсе” Дания компаниясе президенты Бъерне Клаусен белән очрашты.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре һәм республика вузларының  “Хальдор Топсе” компаниясе белән хезмәттәшлеге дәвамлы һәм системалы. "Ел саен без уртак эшчәнлегебезгә йомгаклар ясыйбыз, килешенгәнне гамәлгә ашырубарышы турында фикер алышабыз һәм алга таба багланышларны билгелибез", - диде ул. 

ТР Президенты бигеләгәнчә, Дания компаниясенең "Танеко" һәм "Аммоний" заводларына куйган бөтен лицензияле җайланмалары бик яхшы эшли һәм бөтен экологик таләпләргә җавап бирә. "Бүген аммиак һәм метанол  уртак производствосы җайланмалары, ике водород җайланмасы дөньядагы иң нәтиҗәлеләренең берсе", - дип ассызыклады ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, “Хальдор Топсе” Татарстан вузлары белән яңа катализаторларны булдыру һәм гамәлгә кертү буенча фәнни-тикшеренү хезмәттәшлеген дәвам итә. "Татарстан өчен, нефть химиясе һәм нефть эшкәртүче республика буларак, әлеге юнәлеш бик кызыклы. Катализаторлар - безнең эшебезнең төп өлешләренең берсе", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Шулай ук Татарстан Президенты Дания команиясен мәктәпләргә химия белемен үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәтен белдерде.

Бъерне Клаусен билгеләгәнчә, “Хальдор Топсе” Татарстан белән уңышлы хезмәттәшлекне югары бәяли. 

“Хальдор Топсе” компаниясе Татарстан предприятияеләре белән үзара эшчәнлекне алга таба да дәвам итәргә, фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтергә ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International