Рөстәм Миңнеханов Кытайның Шаньдун провинциясе җитәкчелеге белән очрашты

2017 елның 17 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Шаньдун провинциясе вице-губернаторы Юй Гоань әфәнде белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов,  «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин,  «Weichai Power» Кытай компаниясе рәисе һәм генераль директоры Тан Сюгуанг һәм башкалар катнашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның КХРна эш сәфәре кысаларында «Weichai Power» заводы территориясендә узды.   

Сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, Бүген Россия-Кытай мөнәсәбәтләре төрле яклап стратегик партнёрлык нигезендә үсеш алды. Төбәкара мөнәсәбәтләр үсешенә Россия һәм Кытай җитәкчеләре ярдәм күрсәтә. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Кытай провинцияләре белән актив рәвештә хезмәттәшлек итә һәм Шаньдун шулар арасында аерым урында тора. Хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Шаньдун провинциясе Халык Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек турында 2008 елда имзаланган килешүдә билгеләнгән. Бу еллар эчендә партнёрлык элемтәләре күп юнәлешләр буенча алга китте. Шаньдун корпорациясе «Haier» Татарстан территориясендә суыткыч җайланмалар җитештерү буенча завод ачты.

«Шулай ук «Haier» Чаллыда заманча югары технологияле индустриаль парк оештырырга җыена», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, машина төзелеше өлкәсендә «Weichai Power» Шандун компаниясе белән Татарстан «КАМАЗ»ы арасында багланышлар урнаштырылган. Ул искәрткәнчә, бер ай элек «Weichai Power» рәисе һәм генераль директоры Тан Сюгуанг Чаллы  автогигантының җитештерү линияләрен караган.

«Бүген без Сюгуанг әфәнде чакыруы буенча «Weichai Power» двигательләр заводын карап чыктык. Ышанам, «Weichai Power» белән КАМАЗ арасында партнёрлык мөнәсәбәтләре киләчәктә дә үсәр», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Безнең «Haier» һәм «Weichai Power» арасындагы мөнәсәбәтләр башка Кытай компанияләре өчен дә сигнал булсын иде һәм алар Россия базарына чыгу өчен Татарстанны сайлап алсыннар иде», – диде Рөстәм Миңнеханов.  

Юй Гоань үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан Шаньдун провинциясе өчен иң якын төбәк булды.

Әңгәмә барышында яклар нефть эшкәртү, автомобиль төзелеше, авыл хуҗалыгы, туризм һәм гуманитар өлкәдә төбәкара мөнәсәбәтләрне үстерү адымнары каралды.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International