Рөстәм Миңнеханов III Россия-Британия бизнес-форумында: Без Татарстанга Британия бизнесын һәм капиталын җәлеп итәргә телибез

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Британия бизнесын һәм технологияләрен, шулай ук инвестицияләр җәлеп итәргә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов III Россия-Британия бизнес-форумы ачылышында сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда хәбәр итте. Чара Лондонда The Queen Elizabeth II конференц-үзәгендә узды.

Быел форум «Үсеш потенциалын берләштереп» девизы астында уза. Чарада Россия Федерациясенең Бөекбританиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Яковенко, статс-секретарь – Россия Икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев, Россия Федерациясенең Бөекбританиядәге Сәүдә вәкиле Борис Абрамов катнаша.

Форум «Брекзит – Россия һәм Бөекбритания икътисадый диалогы трансформациясенең чыганагы буларак» пленар сессиясе белән ачылды.

Сәламләү сүзе белән Король Галиҗәнапләре Принц, Британиянең Король гаиләсе әгъзасы, Россия-Британия сәүдә палатасы патроны Майкл Кентский чыгыш ясады.

Форумда чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россиянең алга киткән төбәкләреннән берсе буларак, Татарстанның Британиядән машиналар һәм җайланмалар импорты өлеше зур.  

Рөстәм Миңнеханов Россия Илчелегенә һәм Сәүдә вәкиллегенә, барлык Россия һәм Британия партнерларына бу чараны оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. 

«Татарстан белән кызыксынуыгыз һәм бүген Лондонда республикабызның икътисадый һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итү мөмкинлеге өчен рәхмәт, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без Татарстанга Британия бизнесын һәм капиталын җәлеп итәргә телибез, үзара файдалы багланышларны киңәйтүгә шат булачакбыз һәм төрле яклап ярдәм күрсәтергә әзербез».     

Татарстан Британиягә нефть һәм нефть продуктлары, пластмассалар һәм шуннан әзерләнгән эшләнмәләр, каучук, резина әйберләре һәм башка товарлар китереп тора. Британиядән исә җайланмалар һәм технологияләр, кайбер сәнәгать товарлары кертелә. Татарстан предприятиеләре һәм банклары Англия партнерлары белән турыдан-туры элемтәдә торалар, Бөекбританиядә уздырылучы күргәзмәләрдә катнашалар, җитештерүдә алдынгы Британия технологияләрен кулланалар.

Моннан тыш, гуманитар элемтәләр дә үсә – Татарстан югары уку йортлары Британия университетлары белән актив хезмәттәшлек итә.

«Татарстан Республикасы – Россиянең алдынгы һәм сәнәгать ягыннан үсеш алган төбәкләреннән берсе буларак – энергетика һәм нефть химиясе; автомобильләр төзелеше һәм автокомпонентлар; машина төзелеше һәм самолетлар төзелеше; яңа материаллар; инновационн үсеш; IT һәм башка югары технологияләр; агросәнәгать комплексы;  инжиниринг; медицина; ислам банкингы; транспорт һәм логистика; кече һәм урта бизнес кебек өлкәләрнең мөмкинлекләре белән кызыксындыра алыр иде», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Ул шулай ук искәрткәнчә, Татарстан – нефть чыгаручы һәм алга киткән нефть химиясе тармагына ия булган нефть эшкәртүче төбәк, монда автомобильләр, самолетлар, вертолетлар, суднолар җитештерелә, машина төзелеше продукциясе чыгарыла. «Без үзебезнең сәнәгать товарларыбызның 50%ка якынын экспортка чыгарабыз, шул ук вакытта авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча биш алдынгы төбәк исәбенә керәбез, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан – инновацион төбәк, өченче ел рәттән республика инвестицион климат торышы илкүләм рейтингында Россиядә 1 нче урынны яулый».

Татарстанда ике икътисадый зона эшли, диде Рөстәм Миңнеханов, Казанның юлдаш шәһәрчеге – Иннополисның беренче чираты төзелде. Иннополис Россиядә мәгълүмат-коммуникация технологияләре буенча 1 нче номерлы мәйданчык булыр дип көтелә.  

Күп кенә Татарстан проектларында чит илләр компанияләре катнаша, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул якын киләчәктә республикада гамәлгә ашырылачак эре масштаблы инвестицион проектларны атады. Бу – Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры – ИнноКам; Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге; «Мәскәү-Казан» тиз йөрешле магистрале төзелеше; «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридоры.   

«Татарстан Британия компанияләренең Россия базарында эшләү өчен республиканы старт мәйданчыгы итеп сайлауларын тели, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Моның өчен әзер инфраструктур мәйданчыклар бар, без барлык шартларны да тудырырга һәм салым ташламаларын да бирергә әзер. Йомгаклап, форумга уңышлы эш телисем һәм ул Россия-Британия мөнәсәбәтләрен нормальләштерүгә ярдәм итәр дип өмет белдерәсем килә».  

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россиянең Бөекбританиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Яковенконың Бөекбританиядән Татарстанга бизнес-делегация визитын оештыру идеясен  хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International