Татарстан Президенты «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышын уздырды

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.  

Утырышта «Татнефть» компаниясенең 2017 елның тугыз ае эчендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы мәгълүмат тыңланды. Нефть чыгару күләме 21,4 млн. тонна тәшкил иткән, үткән елның шушы чорына карата 2,6%ка артык. 644 яңа нефть чыгару скважинасы һәм 181 басым бирү скважинасы эксплуатациягә тапшырылган. Юлдаш нефть газын җыю күләме 698 млн. куб. метр.

 «Татнефть» ГАҖ буенча бухгалтер исәпкә алуының Россия стандартлары нигезендә төяп җибәрелгән продукциядән 2017 елның 9 ае эчендә табыш килере-брутто 502,4 млрд. сум тәшкил итә, табыш килере-нетто (НДСтан башка, экспорт пошлинасыннан һәм акцизлардан башка) – 417,5 млрд. сум, чиста табыш – 86,2 млрд. сум. «Татнефть» төркеме буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 63 млрд. сум.   

Директорлар советы 2018 елга нефть чыгару һәм геологик-техник чаралар буенча планнарны карады. Җитештерү программасы расланды, аның буенча «Татнефть» төркеме өлеше 28,7 млн. тонна нефть тәшкил итә. «ОПЕК+» илләре килешүе буенча кертелгән чикләүләр беткән очракта, чыгарылучы нефть күләме артырга мөмкин. 

Утырышта шулай ук «Татнефть» компаниясе эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International