Алексей Песошин: Быел 9 ай эчендә Татарстанның оборона-сәнәгать предприятиеләре 69 млрд сумга продукция эшләп чыгарган

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Оборона-сәнәгать комплексында идарә итүнең заманча алымнары хисабына хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру” темасына III фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында катнашты.

Бу чара Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узды.

Шулай ук анда РФ Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе рәисе урынбасары Олег Бочкарев, РФ икътисади үсеш министры ярдәмчесе Юлия Урожаева, ТР вице-премьеры - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия оборона предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Алексей Песошин сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, бүген Татарстан территориясендә оборона-сәнәгать комплексы составына керүче 26 зур һәм уртача предприятие керә. Барлыгы бу тармакта 47 мең кеше эшли. “Быел 9 ай эчендә Татарстанның оборона-сәнәгать предприятиеләре 69 млрд сумга продукция эшләп чыгарган”, - диде ТР Премьер-министры.

Быел сентябрьдә РФ Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышында Россия Президенты Владимир Путин оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеге үсешенең уңай темпларын билгеләде.

Алексей Песошин искә төшергәнчә, иртәгә, 2017 елның 7 декабрендә, делегатлар өчен республиканың 4 оборона предприятиесенә экскурсия оештырылачак: Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе, Серго исемендәге завод, Казан вертолёт заводы һәм Горький исемендәге Яшел Үзән заводы.

Алга таба оборона-сәнәгать комплексында идарә итүнең заманча алымнары хисабына хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга багышланган докладлар булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International