Рөстәм Миңнеханов РФдә Татарстан Республикасы Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында катнашты

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Татарстан Республикасы Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы (Мәскәү) медиаклубның чираттагы утырышында катнашты.

Искәртәбез, Россия Федерациясендә Татарстан Республикасы Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб 2010 елның декабрендә оештырылган. Ул  йөзләп журналистны – әйдәүче Мәскәү һәм федераль массакүләм мәгълүмат  чаралары вәкилләрен берләштерә. Алар барысы да Татарстанда туганнар яисә анда укыганнар һәм эшләгәннәр. Медиаклубта беренче очрашу – Мәскәүдә 2010 елның 22 декабрендә, икенчесе Казанда –2012 елның 10 июнендә, җәйге Универсиада алдыннан узган. Өченче очрашу 2015 елның 9 ноябрендә янәдән Мәскәүдә узган.

Медиаклубны оештыру бурычы – Татарстан икътисадын үстерүгә ярдәм күрсәтүгә юнәлгән иҗтимагый инициативаларны хуплау, республика проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм.

Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов барысына да Татарстан белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.   

«Мәгълүмат сәяәсәте – федерациянең теләсә кайсы субъекты эшенең мөһим элементы, – диде ул. – Медиаклуб утырышлары кысаларында мондый аралашу рәвеше бик мөһим».

Үтеп баручы елга йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «2017 елны төгәлләп киләбез, һәм минемчә, без начар яшәмибез, гәрчә күп кенә юнәлешләр буенча безгә эшлисе дә эшлисе әле».

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, ел йомгаклары буенча республиканың җыелма төбәк продукты өч процентка арту көтелә, сәнәгать җитештерүе күләме якынча 2 трлн. 150 млрд. сум булачак. «Төбәкләр арасында ил буенча бишенче яисә алтынчы урынны алырбыз, дип уйлыйбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан районнарында 30дан алып 40ка кадәр республика программасы гамәлгә ашырыла, бу – торак төзелеше, социаль объектларга капиталь ремонт, шул исәптән гомуми белем мәктәпләренә, юллар хуҗалыгын тәртикә китерү һәм башкалар», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Агросәнәгать комплексында бөртеклеләр һәм шикәр чөгендере буенча Татарстан зур уңышларга иреште, диде Рөстәм Миңнеханов.  

Республикада нефть сәнәгате тармагында заманча технологияләрне куллану өлешендә зур эш алып барыла, диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан 35 млн. тоннадан артык нефть чыгара, шул исәптән «Татнефть» компаниясе – 29 млн. тоннага якын, 7 млн. тонна чамасы кече нефть компанияләре чыгара.   

«КАМАЗ» ГАҖ – илнең эре машина төзелеше комплексы уңышлы үсә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук ул ассызыклаганча: республика икътисады үсешенең төп юнәлеше нефть химиясе булып кала.   

Татарстан энергетика куәтләрен модернизацияләүгә зур планнар кора.   

Казан авиация заводын модернизацияләү буенча зур эшләр башкарыла, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.  «Дөресен әйткәндә, бу – ерак авиация өчен очкычлар җитештерәчәк яңа завод, - диде ул. – Бу – Ту-160 версиясе һәм ерак авиация өчен башка перспектив модельләр».

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, хәзер Татарстан 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлекне тәмамлап килә.  

2019 елда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәкбез, диде Рөстәм Миңнеханов һәм медиаклубта катнашучыларны Казанга чакырды.

Сорауларга җаваплар вакытында Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген татар телен өйрәтүнең нәтиҗәлерәк методикасы кирәк, ә татарлар үзләре дә туган телләрен активрак файдаланырга тиеш.  

«Татар телен, аралашу телен өйрәнергә теләгән кешеләр өчен уңайлы методика булырга тиеш. Әдәби тел – бөтенләй башка, күп хезмәт куярга кирәк. Минемчә, бу иң мөһиме түгел. Иң мөһиме, безнең аралашу теле булырга тиеш. Татар телен өйрәнү өчен безнең инфраструктура бар. Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен мондый инфраструктура юк. Бездә «Ана теле» программасы бар, әмма ул чикләнгән. Без нәтиҗәлерәк нәрсә уйлап табарга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның отставкасы һәм аның урынына Рафис Борһановны билгеләп кую турында да сөйләде.   

Бүген медиаклубның чираттагы утырышы кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты постына Владимир Путин кандидатурасын чыгаруны хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International