Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясе эшчәнлеге мәсьәләсе буенча киңәшмәне уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Болгар ислам академиясен материаль-техник һәм финанс тәэмин ителеше турында ТР Президенты ярдәмчесе, академия президенты Камил Исхаков хәбәр итте.
Фәнни-мәгариф процессларны оештыру турында Болгар ислам академиясе ректоры, Татарстан Республикасы мөфтие Рафыйк Мөхәммәтшин хәбәр итте.
Кидәшмәдә катнашучылар шулай ук академия эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр турында да фикер алыштылар.