ТР Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов: Татарстан авыл хуҗалыгы тармагының финанс нәтиҗәләре тулаем уңай

2017 елның 16 декабре, шимбә

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы тармагының быелгы финанс нәтиҗәләре тулаем уңай. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Марат Әхмәтов 2015-2017 еллардагы финанс күрсәкечләр буенча динамиканы тәкъдим итте. 

2017 елда тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе тулаем күләме 260,4 млрд. сум булачак (производство ииндексы - 105,1 %), акчалата керем - 103,9 млрд.сум. (2016 елда тулаем продукция - 233,7 млрд. сум, үсеш - 104,3 %, акчалата керем - 98,6 млрд. сум, 2015 елда 0 217,1 млрд. сум, үсеш - 104,9 %, акчалата керем - 89,2 млрд. сум). 

"Хәзерге производство күләме шартларында тармакның икътисадый күрсәткечләре, узган елдагы бәяләр сакланса, күпкә яхшырак булыр иде, - дип билгеләде Марат Әхмәтов. - Әмма продукциягә бәяләр күпкә кимеде - үсемлекчелектә икеләтә диярлек, ә терлекчелектә - 10-15 процентка". 

ТР Авыл хуьалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, финанс нәтиҗәләргә җитди тәэсир итүче фактор - тармакның инвестицияләрне җәлеп итә алуы. Соңгы биш елда республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгатенә 173 млрд. сумнан артык инвестицияләр керде. 2016 елда тармакка кертелгән һәр бер рубльгә 5,5 өстәмә бәя өстәлә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International