Алексей Песошин: Эшчәнлегенең нәтиҗәсе һәм күрсәткән хезмәтләренең сыйфаты буенча Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге илдә алдынгы рәтләрдә

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Россия пенсия фондының республика бүлегендә 2017 елга йомгак ясадылар һәм 2018 елга төп бурычларны билгеләделәр. Ведомствоның йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Эдуард Вафин үзенең чыгышында хәбәр иткәнчә, 2017 елда 800 мең эшләмәүче пенсионерның иминиятләштерелгән пенсиясе 5,8%ка арткан. 2017 елда Татарстанда эшләмәүчеләрнең картлык буенча иминиятләштерелгән пенсиясенең уртача еллык күләме 13,2 мең сум тәшкил иткән.

2017 елның 1 гыйнварында Татарстанда 1,13 млн. пенсионер бер тапкыр түләнә торган 5 мең сумны алды. Бу максатларда 5,6 млрд. сум акча бүлеп бирелде.

2017 елның 1 февраленнән 345 мең федераль ташлама алучыларның айлык акчалата түләү күләме 5,4%ка индексацияләнә. 2018 елның 1 февраленнән ул тагын 3,2%ка индексацияләнәчәк.

Эдуард Вафин 2017 елда ана капиталының күләме 453026 сум тәшкил итте, дип искә алды. Бу программа эшләгән вакытта барлыгы 70 млрд. сум түләнгән.

2018 елдан Россиядә социаль пенсиянең яңа төре гамәлгә керә. Ата-аналары билгеле булмаган балаларга социаль пенсия түли башлаячаклар. Юридик яктан мондый балаларның беркайчан да әти-әниләре булмаганлыктан, алар туендыручысын югалткан очракта пенсиягә дәгъва кыла алмый иде.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, 2017 елда Россия пенсия фондының ТР буенча бүлеге үз алдына куелган бурычларны тулысынча үтәгән.

“2017 елда сез берничә юнәлеш буенча бик нык эшләдегез, планлаштырылганча агымдагы бурычларны хәл иттегез. Эшчәнлегенең нәтиҗәсе һәм күрсәткән хезмәтләренең сыйфаты буенча Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге илдә алдынгы рәтләрдә бара”, - диде ул.

Киңәшмә тәмамланганда Алексей Песошин ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International