Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин РФ Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлегенең киңәйтелгән утырышында катнашты

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген  РФ Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлеге - Дәүләт учреждениесе координацион советының киңәйтелгән утырышында катнашты.

Утырышның төп темасы - РФ Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлегенең 2017 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм 2018 елга бурычлар.

Төп докладны РФ Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин ясады. Ул, аерым алганда, ТР буенча Социаль иминиятләштерү фонды  2017 елда җитештерүдә авыр бәхетсезлек очракларыннан зыян күрүчеләргә комплекслы ярдәм итү проектына 292 млн. сум җибәрде, дип хәбәр итте. Бу 2016 елга караганда 24,7 млн. сумга күбрәк.

2017 елда финанслар кеременең гомуми күләме 18 млрд. сум тәшкил иткән, үз керемнәре иминиятләштерүнең ике төре буенча 14 млрд. сумнан артык тәшкил иткән, узган ел белән чагыштырганда үсеш 1 млрд. сум. Җыемнарның тулылыгы 99% тәшкил иткән.

Чыгымнарның күләме 18 млрд. сум тәшкил иткән. Шуларның 16,3 млрд. сумы – иминиятләштерүнең ике төре буенча.

2017 елның 1 июленнән хезмәткә яраксызлык документын электрон формада куллану мөмкинлеге турында закон эшли башлады. Электрон хезмәткә яраксызлык документын бирү технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә укыту семинарлары уздырылды.

Татарстанда 2017 ел башыннан 31 мең гражданнан тернәкләндерүнең техник чаралары һәм протезлар белән тәэмин итүгә  78 мең гариза кабул ителгән. Бу максатларда федераль бюджеттан 1 млрд. сум акча алынган, 2016 елга караганда 100млн. сумга күбрәк. Барлыгы 92% гариза тәэмин ителгән. 2017 елда бирелгән акчага 15 млн. нан артык тернәкләндерү эшләнмәләре сатып алынган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International