Минтимер Шәймиев: “Болгар һәм Зөя буенча программаны матур төгәлләргә кирәк”

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда “Кол Гали” кунакханәсе комплексын тапшыруга әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә башында Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, ТР Мәдәният министрлыгы һәм “Яңарыш” фонды бергә барлык башкаручылар белән “Татарстанның мәдәни мирасы – Зөя утрау-шәһәрлеге һәм борынгы Болгар” проектының барлык объектлары буенча эшләрне билгеләгәннәр.

“Быел Болгар һәм Зөядә без гадәттәгечә киеренке ритмда эшләргә һәм бу программаны матур төгәлләргә тиеш”, - диде ул.

“Бүгенге очрашуның төп максаты – “Кол Гали” кунакханәсе комплексы төзелешен төгәлләү буенча бурычларны карау һәм акрынлап кунакларны кабул итү өчен аны файдалануга тапшыру. Эш гади түгел, кайбер килеп туган проблемалар Татарстан Президенты дәрәҗәсендә хәл ителә. Тапшыру вакыты бу елның уртасына билгеләнгән. Ничек кенә катлаулы булса да,  комплексны үз вакытында әзерләргә һәм ТРның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына тапшырырга кирәк”, - дип йомгаклады Минтимер Шәймиев.

Минтимер Шәймиев киңәшмәдә катнашучыларга “Кол Гали” кунакханәсе комплексының милекчесе – Марсель Имамовны һәм комплексның директоры-менеджеры – Фади Свейданны тәкъдим итте.

Киңәшмәдә ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, Спас районы башлыгы Камил Ногаев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Олег Глебов, “ГИСУ РТ” ДКИ директоры Марат Айзатуллин, “ТИГП” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, “Грань” ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов, “ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешманың башкарма директоры Тәлгать Абдуллин катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International