Алексей Песошин Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Анда катнашучылар ведомствоның 2017 елдагы эшчәнлеге хакында фикер алыштылар һәм 2018 елга бурычларны билгеләделәр.

Төп докладны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ясады.Ул, аерым алганда, 2017 елда республикада 7,5 мең төрле мәдәни чара уздырылды, аларда 10 млн. кеше катнашты, дип хәбәр итте.

Дәүләт мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре хисап чорында 728,1 млн. сум эшләгән, шул исәптән, шуның 674,6 млн сумы - түләүле хезмәтләр өчен.

Иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе буларак Айрат Сибагатуллин республиканың мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы икәнен атады. 2017 елда РФ халыклары мәдәни мирасы объектларын бердәм дәүләт реестрында мәдәни мирас объектларын теркәү буенча зур эш төгәлләнде. Бүгенге көндә дәүләт реестрында Татарстанның 1625 объекты тора.Төп бурыч – 2020 елга кадәр дәүләт саклавына барлык яңа ачыкланган объектларны теркәү.

Айрат Сибагатуллин бүгенге көндә 1956 авыл клубы җирлегендә 15 меңнән артык клуб оешмалары, 9,5 мең үзешчән коллектив эшли, дип өстәде. Барлыгы клуб эшчәнлеге белән 210 мең кеше шөгыльләнә.

Алексей Песошин үзенең чыгышында узган елда күп әһәмиятле мәдәни чаралар булып узуын белдерде. Барыннан да элек, бу Успение соборын һәм Зөя утрау-шәһәрлеге монастырен ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас объектлары исемлегенә кертү. Шулай ук узган ел Болгар ислам академиясе ачылды, “Россия-минем тарих” тарихи паркын булдыру буенча федераль проектны гамәлгә ашыру төгәлләнде.

Республика мәдәният учреждениеләрендә хезмәт хакының артуы күзәтелә. Бүген дәүләт оешмалары буенча ул 33,8 мең сум тәшкил итә, ә муниципаль оешмаларда -23,5 мең сум.

ТР Хөкүмәте рәисе билгеләгәнчә, бүгенгә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе – авыл мәдәният йортлары эшчәнлеге. Соңгы 6 елда республикада 2,6 млрд. сумга 257 яңа мәдәният объекты төзелгән. 3 ел эчендә капремонт программасы буенча 798 млн. сумга 114 клуб төзекләндерелгән.

Алексей Песошин шулай ук өстенлекле юнәлешләр исәбендә югары квалификацияле кадрлар әзерләүне, мәдәният өлкәсендә волонтерлык хәрәкәтен үстерүне, мәдәни мирасны саклауны билгеләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International