Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы районнарны орлыкларда экономияләмәскә өндәде

2018 елның 9 феврале, җомга

Орлыклар сыйфатында экономияләмәскә өндәде бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Бу хакта ул бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә берлдеде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөсәм Нигъмәтуллин да катнашты.

"Тәҗрибә күрсәткәнчә, бер төрле технологияне кулланганда да, репродукцияләр арасында уңышлылык аермасы гектардан 5 центнерга кадәр җитә. Күпчелек хуҗалыклар, районнар моңа җитди игътибар итә. Әмма оригиналь һәм элиталы орлыклар өлеше бик аз", - дип хәбәр итте Марат Әхмәтов. 

Уңай үрнәкләр буларак ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Әтнә, Тәтеш, Нурлат, Кукмара районнарын атады, анда югары сыйфатлы чәчү материалы орлыкларның гомуми күләменнән өчтән бер яки ике өлешен тәшкил итә. Ә Менделеевск, Аксубай, Югары Ослан һәм Әгерҗе районнарында - 4-7 процент кына. 

"Республикабызда орлыкчылык системасы көйләнгән, Татар фәнни-тикшеренү авыл хуҗалыгы институты, Россия селекция үзәкләре, орлыкчылык хуҗалыклары, ТР орлык заводлары һәм авыл хуҗалыклары бергә эшли", - дип билгеләде министр. 

Аның сүзләренчә, сыйфатлы орлыклар белән тәэмин итү проблемасы юк. Читтән кукуруза, көнбагыш һәм шикән чөгендере орылкларын гына сатып аласы була. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең бер өлеше акчаны экономияләргә тырыша - иң арзан орлык алалар һәм тиешле уңыш та алалар. Марат Әхмәтов андый хата ясамаска өндәде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International