Татарстанда 2017 елда авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын кече хуҗалыклар җитештергән

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Татарстанда фермер хуҗалыкларына булган ярдәм быел да кимеми. 2017 елда бу максаттан 2 млрд сум акча бүленгән. Быел да әлеге сумма үзгәрешсез калачак. Бу хакта Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

Узган ел фермерларга грант итеп 525 млн сум, 7 юнәлеш буенча шәхси хуҗалыкларга 478 млн сум, кредитларга – 208 млн сум, үсемлекчелек буенча субсидия итеп – 200 млн сум, терлекчелек өлкәсенә – 180 млн сум, техника алуга 141,5 млн сум акча тотылган.

“Фермер хуҗалыкларына ярдәм йөзеннән, бюджеттан быел да 2 млрд сум акча бүлеп бирдек. Әгәр теге яки бу субъекттан берникадәр сумма артып калуын белсәк, без моны үз максатларыбызга җәлеп итәргә тырышачакбыз”,– диде Марат Әхмәтов.

Республикада 2016 елдан башлап, “Татарстан республикасы территориясендә шәхси хуҗалыклар үсешенә дәүләт ярдәме турында” канун эшләп килә. Аның бер юнәлеше булып, сөтчелек мини-фермаларын төзүгә ярдәм кулы сузу тора. Марат Әхмәтов сүзләренчә, 2015-2017 елларда 1301 мини-ферма төзелгән, аларга дәүләт тарафыннан 225 млн сум акча бүленгән.

2017 елда хуҗалык итүнең кече формалары 130,5 млрд сумлык продукция җитештергән, бу агросәнәгать комплексы тулай продукциясенең 51%ын тәшкил иткән.

Марат Әхмәтов сөйләгәнчә, Татарстанда гаилә фермалары арта. “Гаилә фермаларын үстерү” һәм “Башлангыч фермерларга ярдәм” программалары нәтиҗәсендә, республикада 1205 гаилә фермасы төзелгән. 104е төзелү стадиясендә.

“Фермерларга ярдәм күрсәтә торган бу программалар 6 ел эшләп килә. Шул вакыт аралыгында 821 крестьян-фермер хуҗалыгы 1,6 млрд сумлык грант отты. 2017 елда гына да 121 хуҗалык 375 млн сумлык акчалата ярдәмгә ия булды”,– диде министр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International