Минтимер Шәймиев Хәйриячеләр китабының VIII томын һәм “Яңарыш” фондының Рәхмәт хатларын тапшырды

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Бүген Казан  Кремлендә гадәттәгечә ел саен уздырыла торган Хәйриячеләр китабын һәм “Яңарыш” фондының Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы узды.

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының административ совет җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм башка рәсми затлар катнашты.

“Яңарыш” фонды эшчәнлеге елларында Китапның сигез томы чыккан, анда 74 мең хәйрияче исеме кертелгән.

“Бүген, безнең хәйриячелек эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, 2017 ел башында билгеләнгән планнарның үтәлгәнен әйтеп була, хәтта кайберләре алданрак та. Бу безгә барыгызга да рәхмәт әйтергә мөмкинлек бирә, бик зур рәхмәт”, - диде Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында.

Ул шулай ук билгеләгәнчә, Россия төбәкләре арасында соңгы елларда гына да Татарстан Республикасы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә өч объектны кертә алган. “Бу эш бөтен халыкка, барлык хәйриячеләргә дә ошады. Кешеләрнең күңелләре изгелектә”, - диде ул.

“Без алдыбызга куелган бурычны үтәдек. Безнең эшчәнлегебез тарихи мирас белән шөгыльләнү өчен бөтен Россиягә сигнал булды. Безнең сигналны ишеттеләр. Ил буенча актив эш башланды. Без тотынсак - булдырабыз. Безнең объектлар халыкара таләпләргә туры килә. Без аны бу эшләрне дәвам итү өчен, ярдәм итү һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен эшләдек”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.

“Яңарыш” фондының барлык хәйриячеләренә бирелгән кебек, Россия Президенты Владимир Путинга да Татарстанга килгәч, аның исеме кертелгән Хәйриячеләр китабының VIII томы һәм “Яңарыш” фондының Рәхмәт хаты тапшырылды, дип белдерде ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Алга таба  Минтимер Шәймиев Хәйриячеләр китабының VIII томын һәм “Яңарыш” фондының Рәхмәт хатын тапшыруга кереште. “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, китапның VIII томына 6 226 хәйрияченең исеме кертелгән: республикабызның барлык 43 муниципаль районында һәм Россиянең 31 шәһәрендә яшәүчеләр. 2017 елда бу эшкә Германия һәм Италиядә яшәүче ватандашларыбыз да кушылган.

Татьяна Ларионова сәхнәгә хәйриячеләрне чакырып, аларның һәркайсының керткән өлеше турында җентекләп сөйләде.

Бүләкләнүчеләр арасында депутатлар, республика районнары башлыклары һәм төрле предприятие җитәкчеләре бар иде.

Аннары гадәттәгечә, Китапның булачак IX томын ачачак хәйриячеләрнең исемнәре игълан ителде. Тантанага Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Фазлетдинова Диана, “Kazan volunteers” хәрәкәте активистлары булган яшьләр – Алмаз Аскаров, Зиннатуллина Рената, Мария Рязанова һәм Тимур Туфетулловлар чакырылган иде.

Тантана тәмамланганда ТРның атказанган артисты Алинә Шәритҗанова һәм ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хор төркеме (сәнгать җитәкчесе – Татарстанның халык артисты Айрат Хаметов) чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International