Алексей Песошин идарә органнары белән команда-штаб өйрәнүләрендә катнашты

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген “Казан-Арена” стадионында шәһәрнең барлык махсус хезмәтләре ведомствоара команда-штаб өйрәнүләре узды. Бу чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Алга таба ТРның Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия әгъзаларын тыңладылар, алар башкарылган чаралар  турында сөйләделәр.

“2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан без идарә органнары белән команда-штаб өйрәнүләрен уздырабыз. Бу өйрәнүләрдә без сезнең белән Татарстанда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча “Казан-Арена”да идарә органнарының, территориаль системаларның әзерлеген тикшерү буенча күп мәсьәләләрне карадык. Шулай ук стадион җитәкчелегенә, хезмәткәрләренә эвакуацияне оештыруда һәм гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм күрсәтелде. Алдан уйланылганча, өйрәнүләр максатында гына булса да, шартлар бик катлаулы булды. Докладыгызда бу хәлләрне чишүгә үз бәягезне кыска һәм ачык итеп аңлатып, алда торган бурычларны күрсәтеп, күпме көч кирәк булуын, коткару һәм башка кичектергесез эшләрне башкару алгоритмын ачыклап күрсәтүегезне сорыйм”, - дип билгеләде Алексей Песошин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Таһир Кәримуллин, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция башлыгы урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов, Республика Медицина катастроф үзәге җитәкчесе Ирина Исаева, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Илшат Гыймаев, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева доклад ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International