Алексей Песошин Чирмешән муниципаль районы Советы утырышында катнашты

2018 елның 16 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Чирмешән муниципаль районы Советы утырышында катнашты.

Совет утырышы 2017 ел йомгакларына һәм 2018 елга куелган бурычларга багышланган иде.

Утырыш башланыр алдыннан ТР Премьер-министры һәм аны озата йөрүчеләр район предприятиеләре җитештергән сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы товарлары һәм продукциясе күргәзмәсен карадылар.

Төп докладны Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин ясады.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин үз чиратында, кыскача республикадагы хәлләрнең торышы турында сөйләде.

Чирмешән районы муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеше рейтингында 2017 ел нәтиҗәләре буенча 16 нчы урында тора. Районның тулай төбәк продукты күләме 2017 ел өчен алдан ясалган нәтиҗә буенча 18,7 млрд сум тәшкил иткән. Район предприятиеләре тарафыннан эшләп җибәрелгән продукциянең күләме 9,7 млрд сум тәшкил иткән, республика муниципаль берәмлекләре арасында район 19 урынны били.

ТР Министрлар Кабинеты башлыгы аерым күрсәткечләр буенча уңай динамика булса да, Чирмешән районы аграр комплексын республикада иң начарларның берсе, дип атады. Сөтчелек, игенчелек һәм икътисади күрсәткечләр буенча районның критик хәлдә булуын әйтте.

“Чирмешән районы күп еллар дәвамында авыл хуҗалыгы буенча критик хәлдә. Сезгә тармакны сәламәтләндерү буенча нәтиҗәле чаралар күрергә кирәк. Шулай булмаганда, сез аны бөтенләй югалту куркынычы алдында торасыз. Перспективалы проектлар районда авыл хуҗалыгы үсешендә төп нокталар булырга тиеш”, - диде алга таба Алексей Песошин.

Агымдагы елда республикада тулысынча төзелеш, капиталь ремонт һәм объектларны яхшырту эшләре буенча 38 программа дәвам итәчәк.

Чирмешән районында да ел саен бу программалар кысаларында зур күләмдә эшләр башкарыла, дип билгеләде Премьер-министр.

Алга таба районның алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International